Сабантуй

2014 елның 6 июне, җомга
7 июнь көнне Рабига күле буенда традицион Сабантуй булачак.

Бәйрәм программасында:

10 сәгать

– бәйрәмне ачу тантанасы, язгы кыр эшләре батырларын котлау (концерт мәйданчыгы);

10 сәгать 50 минут

– атлар чабышы (ипподром);

-- район Мәдәният йорты үзешчән артистларының һәм Казан шәһәреннән килгән кунакларның чыгышы (концерт мәйданчыгы),

– балалар Сабантуе (балалар мәйданчыгы);

– спорт-күңел ачу чаралары (мәйдан);

– күлдә көймәдә йөрү;

11 сәгать 30 минут


-- Сабантуй батыры исеме өчен татарча көрәш ярышлары;

12 сәгать 30 минут

– дискотека (концерт мәйданы).

Сәгать 8дән сәүдә нокталары эшли.

6 июньдә 18 сәгатьтә “Олимп” спорт комплексы мәйданында Сабан туе призларына волейбол буенча спорт ярышлары үтәчәк.
Шәһәр халкын һәм кунакларны бәйрәмдә катнашырга чакырабыз.

Оештыру комитеты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International