Тартмаска өндәделәр

2014 елның 23 мае, җомга
Коррекция интернат-мәктәбе активистлары “Тәмәкесез Россия” дигән акция үткәрделәр.

Ул көн саен 31 майда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья тәмәке тартмау көненә багышланды. Укытучылар җитәкчелегендә укучылар шәһәр мәйданында тасмалар өләшеп, тәмәке тартуга каршы булу билгесе итеп аларны агачка бәйләп куярга тәкъдим иттеләр. Шәһәр халкы акциядә актив катнашты, тәмәке тартуның сәламәтлеккә зур зыян китерүен әйттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International