Экология дәресе файдалы булды

2014 елның 23 мае, җомга
“Парклар маршы” республика конкурсында катнашуы өчен Полянка урта мәктәбенең өченче класс укучысы Екатерина Левушкина Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.

Бүләкне “Спас” заказнигының әйдәп баручы белгече Любовь Мурзак тапшырды. Ул экология дәресе үткәрде, укучыларны алып барыла торган табигать саклау чаралары белән таныштырды, Татарстанның Кызыл китабына кертелгән кайбер үсемлекләр турында сөйләде, урманда һәм болында нәрсә эшләргә яравы һәм ярамавы турында викторина үткәрде. Умырзая, ландыш һәм башка чәчәкләрне күпләп җыярга ярамавына, табигатькә ярдәм кирәклегенә аеруча игътибар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International