Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Минтимер Шәймиев: “Болгар “Изге Болгар җыены” кунакларын каршы алырга әзерләнә”
2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар музей-тыюлыгында булды.
Эш сәфәре барышында Татарстанның беренче Президенты Болгар шәһәрчеге объектларында торгызу һәм төзелеш эшләре, 14 нче июньдә булачак “Изге Болгар җыены”на әзерлек барышы белән танышты.
ТР Дәүләт Киңәшчесен ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды” оешмасы башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Спас районы башлыгы Камил Ногаев озата барды.
Беренче булып, чатыр лагерендә булдылар, ул быел яңа урында – тарихи шәһәрчектән читтә урнашачак. Ул 12 кв.м мәйданлы 288 һәм 16 кв.м мәйданлы 144 чатырга исәпләнгән. Лагерь 1,5 меңгә кадәр кеше кабул итә алачак.
Монда душ кабиналары, санузел, ашханә каралган. Агач сукмак салу планлаштырыла.
“Чатыр лагерен яхшы итеп эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады Шәймиев.
ТР Дәүләт Киңәшчесе лагерьнең яңа урнашу урыныннан канәгать калды. Дөя фермасы икенче пункт булды.
“Безнең проектка нәкъ бер ел, - дип билгеләде фермер хуҗалыгы башлыгы Светлана Кириченко. – Татарстан җирендә 16 дөя туды”. 14 нче июньгә монда Лаеш районы дөя фермасыннан 25 дөя китерәчәкләр.
“Лайдея” фермасында барлыгы 150 баш терлек бар. Кириченко сүзләренчә, быел сөт сава башлаганнар, аның майлылыгы 5,7 процент тәшкил итә, шулай ук йон алынган (7-10 кг кадәр). Йон сувенир буларак КФХ кунакларына сатылачак. Сөткә килгәндә, продуктның литрына бәя 1,5 мең сумнан башланачак. Ул хәзерге вакытта Мәскәүдә сатыла. Киләчәктә монда ишәкләр үрчетү планлаштырыла.
Күчмә киңәшмә Елга вокзалы бинасы янында дәвам итте. Бинаның тышкы күренеше Болгар мәдәнияте мотивларын чагылдыра: вокзалның өч манарасы өч болгар шәһәрен символлаштыра – Биләр, Сувар, Болгар. 14 нче июньгә Биләр һәм Сувар манараларында экспозиция әзерләү планлаштырыла.
ТР ФА археология институты директоры шәһәрчек территориясендә Археологик парк булдыру барышы турында хәбәр итте.
Карау барышында төрки язмалар үзәген булдыру мәсьәләсе сөйләшенде.
Габдрахман коесы һәм якындагы ял зонасы алдагы пункт булды. Кое мәйданчыгында булганда М.Шәймиев хәбәр иткәнчә, монда корбан чалу өчен урыннар булдырыла. Һәрбер теләге булган кеше корбан чалу өчен, алдан “заказ” ясый алачак.
Дәүләт Киңәшчесе билгеләп үткәнчә, тыюлыкның объектлары “Изге Болгар җыены”н уздырырга әзер.
“Кешеләр нинди диндә булуларына карамастан, тарихи урыннарга кызыксыну белән карый, - дип билгеләде журналистлар белән әңгәмәдә М.Шәймиев. – Безнең төп бурыч - туристлар өчен иң яхшы шартлар булдыру”.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?»
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?"
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз