Референдум үткәрелде

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

Инде хәбәр иткәнчә, якшәмбе көнне районның авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдумнар үтте.

Тавыш бирүдә 5652 кеше катнашты, бу сайлаучыларның 68,92 проценты. Алар арасыннан 4151 кеше, яки сайлаучыларның 73,44 проценты, җирле әһәмияткә ия булган проблемаларны хәл итү өчен акча җыюга ризалык биргәннәр. 1501 кеше моңа каршы булган.

Референдум үткәрелгән унбиш авыл җирлегеннән Красная Слобода халкы гына үзара салымга риза булмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International