Республиканың “Олимпиада сварщиков –2014” һөнәри осталык конкурсында катнашып, Спас тармак технологияләре техникумы студенты Павел Козенко сертификат алып кайтты.
Конкурс Түбән Кама шәһәрендә үтте. Безнең район вәкиле практик биремне тиз үтәде. Ул ясаган мангалга югары бәя бирелде.