Яңа уңышлар телибез

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Кузнечиха урта мәктәп укытучысы Надежда Каштанова халыкара “Традиция” фестивалендә катнашып, махсус диплом һәм призга лаек булды.

Корамалардан тегү осталары фестивале Санк-Петербургта узды, “Күктә йолдызлар кабынганда” темасына әзерләнгән эшләр күргәзмәсе “Смольный” күргәзмәләр залына куелган иде. Кул эшләре остасы бер квадрат метрдан зуррак паннога кошлар сүрәтен ясап урнаштырган. Надежда Васильевнаның эшләре “Традицион техник һәм орнаментларны заманча уку” номинациясенә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International