Безне спорт фестивале көтә

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Киләсе ялларда безнең районда спортның берничә төре буенча фестиваль уздырылачак.

Фестиваль Россиянең Татарстаннан дзюдо буенча беренче чемпионы, самбо буенча РСФСР Спартакиадасының көмеш призеры Геннадий Борюшкин истәлегенә багышлана. Фестиваль кысаларында дзюдо, самбо, көрәш һәм сумо буенча турнирлар оештырылачак. Бәйгедә катнашучылар шәһәргә 16 майда килә, фестиваль исә 17 майда сәгать 11 дә башланырга тиеш. Спортчылар ике көн дәвамында көч сынашачак.

Фестивальгә танылган спортчылар һәм мактаулы кунакларның килүе көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International