Яз айларында урманнарда һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты республика территориясендә 20 апрельдән 15 майга кадәр янгыннарга каршы көрәш чоры дип игълан итте.
Марат САБИРОВ,
“Болгар урманчылыгы” учреждениесе директоры.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, урманнарга якын гына урнашкан республиканың 86 торак пунктында янгын чыгу ихтималы аеруча зур. Бу исемлеккә Спас районының да алты авылы кергән.Яз башлану белән Идел буе федераль округы буенча алганда гына да урманнарда 39 янгын чыккан.
Апрель азагында – май башларында һәркем үзенең йорт тирәсен тиешле тәртипкә китерә, узган елдан җыелган чүп-чарны җыеп яндыра. Күпләр бу чорда урман буйларына ял итәргә бара. Ни кызганыч, әле барысы да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үти, дип булмый. Мәсәлән, җил чыгып, учактагы күмерләрдән якындагы агачларга санаулы минутлар эченд ут кабу ихтималының зур булуын чамалап бетермиләр булса кирәк.