Чәчү тәмамланып килә

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, игеннәр барлык мәйданның 75 процентында чәчелгән.

Сабан культуралары чәчү тәмамланып килә, бу эш 95 процентта башкарылган. Хуҗалыкларда соң өлгерүче культуралар – карабодай, кукуруз, суданка чәчәсе генә калган.

Чәчү тәмамлангач та, игенчеләрнең мәшәкатьләре кимеми: киләсе атнада уҗымнарны тукландыруга, көзге культураларны авырулар һәм корткычларга каршы гербицидлар белән эшкәртүгә керешәчәкләр. Әлеге чараларның барысы да уңышны арттыруга ярдәм итәргә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International