Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Бөек Җиңү бәйрәме белән!
2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Спас районы башлыгы Камил Нугаев райондашларын халкыбызның көтеп алган һәм иң изге бәйрәмнәренең берсе – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлады.
Кадерле ветераннар!
Хөрмәтле райондашлар!
Тиздән совет халкының авыр, канкойгыч сугышта җиңеп чыккан олы бәйрәме – Җиңү көнен бәйрәм итәбез, диелә котлауда. Җиңү зур корбаннар биреп яуланды. Бу сугышта 50 миллион кешенең гомере өзелде, шуларның 20 миллионы – сугыш кырыннан кайта алмаган ата-бабаларыбыз, дошман авиациясе бомбалары астында калган, яндырылган меңләгән авылларда һәм шәһәрләрдә, фашистлар тоткынлыгында һәлак булучылар.
Сугыш елларында безнең районнан 13 меңнән артык кеше фронтка китә. Шуларның 7046сы, ягъни һәр икенче кеше сугыш кырында ятып кала. Бу коточкыч саннар. Бездә сугыш хәсрәте кагылмаган бер генә гаилә дә калмады, алар әле бүген дә фронттан килгән фотографияләрне, хатларны, сугышчан бүләкләрне иң кадерле ядъкәр итеп саклыйлар.
Зур батырлык күрсәтүләре өчен сугышта катнашучыларның һәрберсе диярлек орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, биш якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, өч кеше тулы Дан орденнары кавалерлары булып кайттылар.
Сугыш фронтның алгы сызыгында гына түгел, тылда да барды. Фронтны икмәк белән тәэмин итеп торырга кирәк иде. Көче булган һәркем халык хуҗалыгында – басуларда, заводларда эшләде, безнең районның бик күп кешесе, бигрәк тә хатын-кызлар, оборона корылмалары төзүдә катнаштылар.
Болар барысы да халык күңелендә һәм без хезмәт батырлыклары өчен ветераннарыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Хәзерге вакытта ветераннарыбыз өчен күп нәрсәләр эшләнә: аларның тормыш шартларын җиңеләйтү өчен фатирлар бирелә, федераль, республика, район күләмендә төрле программалар эшли, аларның барысының да максаты бер – ветераннар турында кайгырту. Мәсәлән, “Безнең кадерле ветераннар” дигән республика социаль-гуманитар проекты эшли, волонтерлык, тимурчылар хәрәкәте җәелгән һәм күп кенә башкалар.
Ватаныбыз азатлыгы өчен сугыш кырларында гомерләрен аямыйча сугышучыларның батырлыгы мәңге онытылырга тиеш түгел. Ни кызганыч, хәзерге вакытта тарихи фактларны бозып, Җиңү яулаган халкыбызның керткән өлешен бозып күрсәтүчеләр бар. Украинадагы хәл – моның ачык мисалы. Бу илдә фашистлар идеологиясен алга сөрүче кара милләтчеләр властька ыргыла. Моңа катгый каршы торырга кирәк. Тыныч хезмәт, бәхетле киләчәк өчен тынычлык һәм иминлек кирәк, диелә котлауда.
Хөрмәтле ветераннар! Сезгә барысы өчен дә зур рәхмәт! Барыгызга да нык сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез, якыннарыгызның хөрмәтен тоеп, озак яшәргә язсын.
Дөньялар тыныч булсын, бәхетле, имин яшәгез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?»
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?"
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз