Егетләр җиңәргә өйрәнә!

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Егетләр җиңәргә өйрәнә!


Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Ренат Шәрипов шәкертләре армия кул көрәше буенча өченче республика яшүсмерләр турнирыннан һәм республиканың ачык чемпионатыннан бер алтын һәм ике көмеш медаль алып кайттылар.

Түбән Каманың “Ярыш” спорт комплексында үткән әлеге бәйге Җиңү бәйрәменә һәм танылган тренер Фәнис Зарипов истәлегенә багышланды. Ярышларда хуҗалардан тыш Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Буа, Югары Ослан, Теләче районнары, Пермь, Удмуртия һәм Чувашстан республикасыннан 187 яшь спортчы катнашты.

Безнең командадан Әмир Вәлиев 70 килограмм авырлыкта 14—15 яшьтәгеләр төркемендә үзенең бөтен көндәшләрен ышанычлы җиңде. Икенче урынны безнең командадан 45 килограммга кадәр авырлыкта чыгыш ясаган Дмитрий Виноградов һәм 55 килограммга кадәр авырлыкта көч сынашкан Надежда Москвичева алдылар. 16—17 яшьлекләр арасында 75 килограммга кадәр авырлыкта келәмгә чыккан Даниил Карпушин да үзен ышанычлы тотып дүртенче урынга лаек булды. Ул әле тамашачылар симпатиясен дә яулады. Җиңүчеләр һәм призерларга медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

Безнең спортчылар 25 майда Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан җыелма командасы данын яклап чыгыш ясарга әзерләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International