Укучыларга – янгын хезмәте турында

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Иске Рәҗәп янгын посты хезмәткәрләре укучылар өчен Россия янгын хезмәтенең 365 еллыгына багышланган ачык дәресләр үткәрделәр.

Иске Рәҗәп һәм Чәчәкле укучылары бу хезмәтнең тарихы, аны оештыруга өлеш керткән кешеләр турында күп кенә яңалыклар белделәр. Сүз шулай ук ут һәм электр приборларыннан файдалану кагыйдәләре турында барды. Ә икенче көнне укучылар янгын сагы постында экскурсиядә булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International