Укучылар өчен очрашу

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Кузнечиха урта мәктәбе укучылары балачак еллары авыр сугыш чорына туры килгән авылдашлары белән очраштылар.

Алар кунакка 1941 елда туган Равил Ибраһимовны чакырдылар. Ул балаларга сугыш елларында күргән кыенлыклар турында сөйләде. Ул бик яшьли эшли башлаган. Атлар да караган, учетчы да булган. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң “Звезда” колхозында зоотехник булып эшләгән, сөт заводы директоры булган. Ветеран фронтта дошманга каршы көрәшкән бик күп авылдашларын яхшы белә. Алар арасыннан бертуган Николай һәм Петр Филатовлар, Петр Рожков һәм башкаларны әйбәт хәтерли. Укучылар аны зурлап, концерт куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International