Яшь талантларга дипломнар

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Безнең районның яшь йолдызчыклары эстрада сәнгатенең “Созвездие – Йолдызлык” республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең супер-финал дипломантлары исеме алдылар.

Алар арасында балалар сәнгать мәктәбенең “Булгарочка” һәм район Мәдәният йортының “Хәрәкәт” бию коллективлары (“Хореография” номинациясе), “Вокал-соло” номинациясенең төрле яшь төркемнәрендә чыгыш ясаучы Вероника Артюшина, Ксения Колчина, Диләрә Сафина, Варвара Лисюк бар. Алар дипломнарга һәм бүләкләргә лаек булдылар.

Ә өлкән яшь төркемендә безнең район исеменнән чыгыш ясаучы Дарья Чудаковага иртәгә, 24 апрельдә, үтәчәк гала-концертта катнашу хокукы бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International