Ленин туган көнгә

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Кичә шәһәрнең үзәк мәйданында урнашкан Владимир Ленин һәйкәле янында Коммунистлар партиясенең җирле бүлеге вәкилләре юлбашчының тууына 144 ел тулу уңаеннан митинг үткәрделәр.

Пролетариат юлбашчысы һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр куелды. Митингны КПРФның җирле бүлеге секретаре Виктор Владимиров башлап җибәрде. Чыгыш ясаучылар Ленинның Россия һәм дөнья пролетариаты тарихында уйнаган зур ролен, аның хезмәтләренең сәяси әһәмиятен билгеләп үттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International