Федор Камаев җитәкчелегендә безнең команда “Татарстан – яңа гасыр” зона турнирында һәм “Кубок четырех” ярышларында җиңеп чыкты.
Аксубайда “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый-сәяси хәрәкәт призларына спортның бу төре буенча ветераннар арасында үткәрелә торган республика турнирының зона ярышларында, узган сезондагы кебек үк, безнең волейболчыларга тиңнәр табылмады. Федор Камаев, Сергей Парфенов, Сергей Яшин, Владимир Дубровский, Сергей Филиппов, Дмитрий Ключников һәм Станислав Шинкаревтан торган команда ышанычлы рәвештә беренче урынны алып, турнирның финалына чыкты. Исегезгә төшерәбез, бер ел элек безнең ир-атлар Сабада үткән бу турнирның көмеш призеры булдылар. Моның өчен аларга Кубок һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды. Быел мактау пьедесталының тагын да югарырак баскычына күтәрелергә мөмкинлек бар.