Халык җырына мәхәббәт

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Антоновка мәктәбе кызлары “Чистай сандугачы” икенче ачык республика фольклор фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Елена Чегодаева җитәкчелек иткән “Веснушки” фольклор төркеме “Фольклор-этнография ансамбльләре” номинациясендә дипломант булды, ә Виктория Стрижова “Халык соло җыры” номинациясендә өченче урынга чыкты. Ул жюри игътибарына “Играй, гармонь” җырын тәкъдим итте, ә “Веснушки” коллективы “Двенадцать дочерей” җырын башкарды.
Чыгыш ясаучылар саны күп булганлыктан, моны зур уңыш дип әйтергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International