Рәсем өчен бүләк

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
1нче урта мәктәпнең 8 класс укучысы Нина Еланина “Европа хокуклары балалар күзлегеннән” рәсемнәр конкурсында җиңеп чыкты.

Конкурсны Россия мәктәпләре укучылары өчен Казан (Идел буе) федераль университеты Евросоюз Үзәге белән бергә оештырган. Нинаның “Төлке һәм куян” әкияте буенча ясаган рәсеме “Иң әкияти караш” номинациясендә билгеләп үтелде. Аңа диплом, медаль һәм бүләк тапшырдылар. Нинаның уңышында укытучысы Наталья Кузнецованың да өлеше бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International