Гражданлык җәмгыятен үстереп

2014 елның 18 апреле, җомга
21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.

Ул 2012 елда, җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен күтәрү, демократия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатында кабул ителде. Бу көнне, 1785 елда, патша Екатерина II “Жалованная грамота городам” Указын раслый, ул җирле үзидарә турында Россия законнары үсешенә нигез сала.

Безнең районда җирле үзидарә органнарында 130дан артык кеше, шул исәптән 75 муниципаль хезмәткәр, эшли. Шәһәр һәм авыл җирлекләре депутатлар корпусы шулай ук 130дан артык кешене берләштерә. Алар барысы да бер үк мәсьәләләрне – җирле үзидарәне ныгыту, аның финанс яктан тотрыклыгын тәэмин итү, җаваплылыгын арттыру, җирле үзидарә органнарына квалификацияле белгечләр һәм идарәчеләр килүе өчен шартлар тудыру, халыкның муниципаль программа һәм проектларда катнашуын тәэмин итәләр.
Спас муниципаль район Советы барлык җирле үзидарә ветераннарын, хезмәткәрләрен, шулай ук аларның якыннарын һәм туганнарын бу бәйрәм белән котлап, эшләрендә уңышлар, иминлек һәм бәхет тели.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International