Татар телен өйрәнәләр

2014 елның 18 апреле, җомга
Районның мәктәпкәчә учреждениесендә эшләүче рус телле тәрбиячеләрнең барысы да татар теленә өйрәтү буенча “Ана теле” электрон проектында катнашалар.

Ул Россия һәм чит илдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен ачылган. Программаның структурасы тугыз дәрәҗәдән тора. Һәр дәрәҗә, үз чиратында, сигез бүлеккә бүленгән. Һәр бүлектә тыңлау, сөйләү, уку һәм язу буенча биремнәр бар. Проектка кертелгән иң зур яңалык – татар теле укытучылары белән әңгәмә класслары. Проектта катнашучыларга барлык дәрәҗәне үткәннән соң сертификатлар тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International