Пробный БДИ нәрсә күрсәтте?

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Пробный БДИ нәрсә күрсәтте?


Районның 88 чыгарылыш класс укучысы рус теле һәм математика буенча пробный дәүләт имтиханын тапшырдылар.

Ул БДИ үткәрү пункты булып саналган икенче мәктәптә, нәкъ имтихан шартларында – металлодетекторлар, видеокүзәтү камералары кулланып, башка нечкәлекләрне исәпкә алып үткәрелде.

Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, биш укучы ике фән буенча да минималь баллны җыя алмадылар. Бу исә бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга укучылар, укытучылар ныграк хәзерләнергә, аңа җитдирәк карарга кирәклеген күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International