Татарча сөйләшә беләсезме?

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

“Мин татарча сөйләшәм” республика акциясе кысаларында, кадет интернат-мәктәбенең өлкән класс укучылары шәһәрдәге кайбер оешма вәкилләренә мөрәҗәгать иттеләр.

Аерым алганда, алар Саклык банкы, Россельхзозбанк һәм “Ак Барс” банкы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, техник инвентаризация бюросы, республика материаль ярдәм үзәгенең 38нче Спас районы филиалы хезмәткәрләре белән аралаштылар. Укучыларны бу коллективта нинди милләт кешеләре эшли, алар нинди татар әдипләрен һәм шагыйрьләрен беләләр дигән һәм башка сораулар кызыксындырды. Күпләр якташыбыз Абдулла Алишны белүләрен әйттеләр.

Бу аралашу укучылар өчен файдалы һәм эчтәлекле булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International