Кызыклы чаралар үткәрелде

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Татар театрына багышланган “Мин татарча сөйләшәм“ сигезенче республика акциясе кысаларында, Никольск мәктәбендә кызыклы чаралар шактый уздырылды.

11 класс укучылары сигезенче классларга күренекле татар драматургы һәм режиссер Кәрим Тинчуринның иҗади мирасы турында сөйләделәр. Каролина Казакова, Дарья Егорова һәм Анна Колесова хәзерләгән хәбәрләр иң яхшысы дип табылды.

Тугызынчы класс укучылары мәктәп китапханәчесе Валентина Тареева белән татар театры тарихы буенча фикер алыштылар, ә 2 класстан алып 4 класска кадәр укучылар акциягә авыл хат ташучысы Марина Крапивинаны җәлеп иттеләр.
Атна ахырында Галиәсгар Камалның “Беренче театр” әсәре буенча спектакль куйдылар. Төп рольләрне башкаручы Екатерина Никитина, Егор Абалымов, Зөһрә Гайнетдинова, Константин Черняев һәм Ильвира Тимонина зур осталык белән уйнадылар, залда җыелган тамашачыларны сөендерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International