Бүләк белән кайттылар

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Хәрби-спорт клубларының республика слетында катнашып, кадет мәктәп-интернаты укучылары сафта йөрүдә – икенче, визит карточкасын күрсәтү буенча өченче урын алып кайттылар.

Аларга кубок, мактау кәгазьләре һәм гантельләр бүләк иттеләр. Ә Евгений Волков перекладинада күтәрелү буенча ярышларның шәхси зачетында беренче урынны алды.

Бу җаваплы ярышларга кадетларны командир-тәрбияче Дмитрий Ключников әзерләде.

* * *

Ә 5-6 класс укучылары, бу уку йорты оешканнан соң беренче тапкыр кадет мәктәпләренең республика слетында катнашып, уртак зачетта өченче урын алып кайттылар.

Слет Түбән Кама шәһәрендә үтте. Ике көн дәвамында укучылар командир-тәрбиячеләр Сергей Ярошевич һәм Евгений Кураев җитәкчелегендә спортның күп төрләрендә ярыштылар. Сафта йөрү, ату ярышларында команда икенче урынга чыкты. Нәтиҗәдә укучыларга кубок, мактау кәгазьләре һәм һәрберсенә 500әр сум акчалата бүләк тапшырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International