Педагоглар тәҗрибә уртаклашты

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Никольск һәм Аграмак урта мәктәбенең татар теле укытучылары Галия Гарипова һәм Айгөл Вахитова “Бөтенроссия гражданлык бердәйлеген формалаштыру чыганагы буларак Россия Федерациясе субъектларында туган тел һәм дәүләт телләренең үсеше” регионара фәнни-практик конференциядә катнаштылар.
Чараны Казан шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Фәннәр академиясе тарих институтының Милли мәгариф үсеше үзәге, Татарстан Республикасы үсеш Институты белән берлектә оештырды.
Безнең укытучылар конференциядә катнашучылар игътибарына рус телендә сөйләшүче балаларның татар телен өйрәнү үзенчәлекләре мәсьәләсе буенча эшләрен тәкъдим иттеләр. Бу эшләр конференция нәтиҗәләре буенча басылган җыентыкка кертелде, ә укытучыларга конференциядә катнашу турында сертификатлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International