Икеайлык игълан ителде

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, район башкарма комитеты агымдагы елның 1 апреленнән 31 маена кадәр шәһәр һәм авыл территорияләрен чүп-чардан чистарту буенча икеайлык игълан итте.

Шуңа бәйле рәвештә, район башкарма комитеты каршында эшкә юнәлеш бирү өчен оператив штаб оештырылды, санитария-экологик халәтне яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар планы эшләнде. Аерым алганда, бу планда башка еллардагы кебек үк предприятие һәм оешмалар тарафыннан шәһәр урамнарын җыештыру, законсыз чүплекләрдән чистарту, шәхси йортлар буенча рейдлар үткәрү, юллардагы чокырларга ремонт ясау, шимбә өмәләре үткәрү, сквер, парк, балалар мәйданчыкларын, зиратларны чистарту һәм төзекләндерү кебек чаралар күздә тотыла.
Боларның барысы да бер максатка юнәлдерелә, ул тәртип һәм чисталык урнаштыруга ярдәм итәргә тиеш һәм бу эштә һәркем катнашырга бурычлы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International