Балалар өчен бәйрәм

2014 елның 4 апреле, җомга

Красная Слобода мәдәният йортында – Көлке көне һәм Халыкара кошлар көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.

Укучылар төрле көлке конкурсларында катнаштылар, җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Ә кошлар турында интеллектуаль викторина укучыларга бу өлкәдә белемнәрен тикшерергә ярдәм итте. Дөрес җаваплар өчен балаларга татлы призлар тапшырылды.
Бәйрәм кичәсе традицион дискотека белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International