Мәктәп ишек алдына элделәр

2014 елның 4 апреле, җомга

Кошлар көнендә региональ әһәмияткә ия булган “Спас” дәүләт табигый заказнигы хезмәткәрләре Танкеевка төп мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрделәр.

Кунаклар укучыларга ничек итеп сыерчык оясын ясарга өйрәттеләр, “Иң яхшы оя” конкурсы, “Татарстан кошлары” викторинасын үткәреп, иң актив укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Укучылар исә бу көн уңаеннан концерт әзерләгәннәр: алар җырлар башкарган, шигырь сөйләгәннәр, Россия һәм Татарстан кошлары, Кызыл китапка кертелгән кошлар турында презентация үткәргәннәр.

Бәйрәм кичәсеннән соң заказник белгечләре укучылар белән бергә үз куллары белән ясаган сыерчык ояларын мәктәп ишек алдына элделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International