Хәрәкәт – бер яклы

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Шәһәрдәге Вертынская урамында 28 марттан башлап бер яклап кына хәрәкәт итәргә ярый.

Шулай итеп, хәзер Лихачев урамыннан Рабочий урамына кадәр барырга яраса, кирегә әйләнеш юлдан кайтырга кирәклеген аңлата.
Бу юлның киңлеге стандартларга туры килми, җиде метрдан ким булганга күрә, мондый карарны юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышында кабул иткәннәр. Кайбер сәбәпләр аркасында, якын вакытта юлны киңәйтү мөмкинлеге дә юк.
Вертынская урамында бер яклы хәрәкәтне күрсәткән билгеләр инде куелган. Кагыйдәне бозган машина хуҗаларына биш мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International