Турнирда йөздән артык спортчы катнашты. Полянкадан Арина Филюшина 59 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында республика чемпионы исеменә лаек булды. Аңа кубок, медаль һәм диплом тапшырылды. Якташы Русалина Хәйруллина шул ук үлчәү авырлыгында көмеш медаль алды. Шәһәрдәге беренче урта мәктәп укучысы Раил Сәгыйров та 59 килограммга кадәрле спортчылар арасында икенче урынга чыкты.