Салым түләүчеләр

2014 елның 14 марты, җомга
Мартта һәм апрельдә салым инспекциясе белгечләре ачык ишекләр көне уздырачак.

Алар салым түләүче физик затларны бүген иртәнге 9 дан 19 сәгатькә кадәр, шулай ук иртәгә – 9дан 15 сәгатькә кадәр һәм шундый ук сәгатьләрдә 11 һәм 12 апрельдә үзләренә килергә чакыралар. Консультацияләр барышында салым органы вәкилләре физик затларның кеременә салым декларациясен кемнәр һәм кайчан тапшырырга, салым вычетларын ничек алырга, Россия Салым хезмәтенең онлайн-сервисыннан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләячәкләр, башка сорауларга җавап бирәчәкләр. Салым инспекциясенә килгән һәр кеше НДФЛ буенча бурычы булу-булмауны белә ала, шулай ук инспекциядә декларация тапшырырга да мөмкин булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International