Казанда тантана

2014 елның 7 марты, җомга

Районыбыз хатын-кызлары делегациясе Казанда Халыкара хатын-кызлар көне 8 Мартка багышланган тантаналы чарада катнаштылар.

Делегация составына ТР казначылыгының территориаль бүлек департаменты җитәкчесе Елена Амосова, “Востокзернопродукт “Болгар” җәмгыяте бозау караучысы Сәвия Шәмсетдинова, Өчкүл урта мәктәбе директоры Алсу Лешева, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының бүлек мөдире Галина Зарифуллина, “Спас оптторг” берләшмәсенең өлкән аш-су әзерләү остасы Лидия Грызунова, Никольск фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Ирина Никитина керде.

Тантаналы чарада республиканың традицион “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” еллык конкурсына йомгак ясалды.

Хатын-кызларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, башка рәсми затлар кайнар котладылар. Соңыннан сәнгать осталары концерты булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International