Кызыксындыру бүләгенә лаек булды

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Өчкүл мәктәбенең 10нчы класс укучысы Ольга Филиппова “Телләрне һәм мәдәниятны берләштереп” дигән беренче республика лингвистика форумында катнашып, кызыксындыру бүләгенә ия булды.

Форум өлкән класс укучыларын, илебезнең икътисадый кадрлар резервы буларак, егетләрнең һәм кызларның актив тормыш позициясен үстерү белән дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру максатында үткәрелә. Аны Казан (Идел буе) федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгыш телләрне өйрәнү институты оештырган, форум аның базасында үткәрелде.
Үзенең “Әбием сандыгында ниләр бар?” дигән тикшерү эшендә безнең конкурсант Идел Болгарында кул эшләренең үсеше темасын ачкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International