Икенче урынны алды

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Кадет интернат-мәктәбенең педагог-оештыручысы Дмитрий Ключников “Тормыш иминлеген саклау нигезләре” курсы буенча ел укытучысы” республика конкурсының зона этабында икенче урынны алды.
Конкурс Нурлатта үткәрелде, анда җиде район вәкиле катнашты. Безнең конкурсант “Безнең тирәдәге радиация” дигән темага ачык дәрес үткәрде, шулай ук иҗади эшен дә уңышлы яклады. Бу җиңүе укытучыга конкурс финалында чыгыш ясарга хокук бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International