Көчлеләр җиңде

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
2000 елда туган укучылар арасында мини-футбол буенча район беренчелегенә үткәрелгән ярышларда сигез команда катнашты.

Турнирны балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге оештырды. Алдагы уен нәтиҗәләре буенча финалда 2нче һәм 1нче мәктәпнең беренче команда футболчылары очрашты. Нәтиҗәдә 5:0 исәбе белән икенче урта мәктәп командасы җиңүгә иреште. Өченче урын өчен ярышта Антоновка командасы 2нче мәктәпнең икенче командасын 1:0 исәбе белән җиңде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International