Ветераннар оешмасында яңа җитәкче

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Район ветераннар оешмасы советы рәисе итеп яңа җитәкче – Михаил Тюленев сайланды.

Бу оешмага җиде ел буе җитәкчелек иткән Юрий Зуйков сәламәтлеге буенча бу эштән азат итүләрен сорады. Ул озак еллар дәвамында бу берләшмәгә җитәкчелек итеп, районда ветераннар хәрәкәтен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Актив тормыш белән яшәгән, тынгысыз ветеран ярдәм сорап килгән һәр кешенең хәленә керергә тырышты, ярдәм итте. Президиум әгъзалары Юрий Германовичка олы рәхмәт белдерделәр һәм нык сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International