Белгечләргә грант бирелде

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Безнең район аграр тармагының дүрт хезмәткәре “ТР авыл хуҗалыгының иң яхшы белгечләре” республика конкурсы кысаларында, 100 мең сумлык грантка ия булды.

Грантлар Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы агрономы Андрей Шиков, “Болгар “Востокзернопродукт” ААҖ инженеры Мансур Сафин, “Болгар Арыш” ЯАҖ зоотехник-селекционеры Любовь Макарова һәм ветеринария табибы Павел Усовка тапшырылды. Ә барлыгы республика буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң алдынгы хезмәткәрләре – агроном, инженер, бухгалтерлар арасыннан 500 кеше грантка ия булды. Конкурс авыл хуҗалыгы тармагы белгечләренең һөнәрен популярлаштыру һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International