Бу Федераль законның үз көченә керүе аркасында мөмкин булды. Аның буенча гражданнарның пенсияләрен яңадан исәпләгәндә, ата яки ананың бер баланы аңа яшь ярым тулганчы, яки берничә баланы иң күбе дүрт ел ярым тәрбияләгән булып исәпләнә. Шулай итеп, хәзер өч баланың һәрберсен ел ярым караган дүрт ел ярым стажга керә. Элек исә иминиятләштерелмәгән чорның озынлыгы өч ел белән, икенче төрле әйткәндә, ике баланы яшь ярымга кадәр караган чор белән чикләнде.
Яңадан исәпләү пенсия эшендә булган документлар нигезендә ясала, моның өчен гариза бирергә кирәкми. 2015 елдан башлап, стажга дүртенче баланы тәрбияләгән чор да кертелеп, барлыгы 6 ел – һәр баланы караган өчен бер ел ярым исәпләнәчәк.