Ышанычлы яклады

2014 елның 21 феврале, җомга
Кадетлар мәктәп-интернатының алтынчы класс укучысы Илья Бутовичев “Мин бу мәктәптә укуым белән горурланам!” Бөтенроссия интернет-конкурста катнашып беренче урынны алды.

Класс җитәкчесе Елена Никитина белән бергә ул үзенең мәктәбе турында презентация әзерләгән. Әлеге материалда ул әлеге учреждениенең тарихы, укытучылар һәи тәрбиячеләр коллективы турында сөйләгән. Мәктәптә укучыларның ничек укуы һәм яшәүләре фоторәсемнәрдә һәм укучыларның фикерләрендә чагылып тапкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International