Балалар өчен турнир

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
“Колосок” балалар бакчасы нәниләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үткәрелгән “Знайки” олимпиадасында җиңүче булдылар.

Балаларны белем дөньясына җәлеп итү максатында үткәрелгән бу район конкурсында алар инде берничә тапкыр җиңеп чыкканнар.

Ярышлар “Теремок” балалар бакчасында үткәрелде. Конкурс биремнәрен үтәгәндә балалар үзләренең математика, лингвистика буенча белемнәрен күрсәттеләр һәм туган шәһәр турында сөйләделәр.

Икенче урынга – “Родничок” балалар бакчасы, өченче урынга “Солнышко” бакчасының яшь эрудитлары чыкты.

Җиңүчеләр командасына диплом тапшырылды, ә барлык катнашучыларга бүләкләр өләштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International