Заказник турында сөйләделәр

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
“Спас” дәүләт табигать заказнигы белгечләре Өчкүл урта мәктәбе укучылары белән әңгәмәләр һәм викторина уздырдылар.

Чара шушы көннәрдә генә билгеләп үтелгән Бөтендөнья сулы-сазлыклы урыннар көненә багышланды. Мондый урыннарга сазлыклы, су астында калган, торфлы урыннар һәм сулыклар керә, 60 утраудан торган Спас архипелагы Россиянең әһәмиятле орнитологик территорияләр исемлегенә һәм халыкара әһәмияткә ия булган аеруча кыйммәтле сулы-сазлыклы урыннарның перспективалы исемлегенә кертелгән.

Кунаклар балаларга мондый урыннарның табигатьтә һәм кеше тормышында нинди роль биләве, заказник турында сөйләделәр. Соңыннан викторина сорауларына бергәләшеп җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International