Ашыгыч ярдәм хезмәтенең йөз еллыгына

2014 елның 9 феврале, якшәмбе


Үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Наилә Мистахова һәм ашыгыч ярдәм бүлеге табибы Наил Исхаков “Ашыгыч ярдәм күрсәтүне реформалаштыруның актуаль проблемалары” дигән регионара фәнни-практик конференциядә катнаштылар.

Конференция ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенең 100 еллыгына багышланда һәм ул “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә үткәрелде. Бу чарага бөтен Россиядән 300дән артык кеше җыелган иде.

Алар яңа шартларда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлекләре эшенә йомгак ясадылар һәм башка мөһим мәсьәләләрне тикшерделәр.

Кунаклар яңа медицина җиһазлары һәм дару препаратлары күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International