Татарстанда – икенче!

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Тармак технологияләре техникумы укучысы Артем Тегулев Яр Чаллыда каратэ кекусинкайның кумите төре буенча ХХ нче милли чемпионат һәм республика беренчелеге бәйгесендә катнашып көмеш медаль алды.
Татарстаннан һәм илнең төрле төбәкләреннән 100дән артык спортчы җыелган әлеге мәртәбәле бәйгедә Артем беренче тапкыр гына катнашса да (моңа кадәр Әлки районы ачык беренчелегендә бронза медаль алган иде), үзен яхшы яктан күрсәтте. Зәңгәр билбауга гына ия булса да, 70 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә беренче урын өчен 18 яшьтән зуррак яшүсмерләр арасында үзеннән дә көчлерәк, сары һәм яшел билбауга ия булган спортчы белән очрашуда да сынатмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International