Өч бала “Татнефть-арена”ның боз Спорт сараена чакыру алдылар, аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җылы котлады.
Биредә балалар өчен күңелле бәйрәм тамашасы оештырылды. Һәр балага ел символы – уенчыклар тапшырганнар. Сәяхәтнең иганәчесе – ТР Конституция суды.
Ә биш бала Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы чакыруы буенча илебез башкаласындагы Президент чыршы бәйрәмендә булып кайткан. Сәяхәт укучыларда онытылмас тәэсир калдырган.
* * *
Район мәдәният йортында үткәрелгән отличниклар балында алтмыш укучы катнашты.