Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Тынычлык, иминлек һәм бәхет телим!
2013 елның 29 декабре, якшәмбе
Муниципаль район башлыгы Камил НУГАЕВ район халкын Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлады.
Үтеп баручы 2013 елда тарихка керерлек вакыйгалар күп булды, диелә котлауда. Районыбыз тормышында да әһәмиятле вакыйгалар шактый булды. Яңа йортлар төзеп кергән, яңа гаилә корган, юбилейларын билгеләп үткән, беренче сабыйлары дөньяга килгән гаиләләр өчен агымдагы ел аеруча истәлекле булды... Әле кайчан гына җәйге Универсиада-2013 Утын шатланып каршы алган идек, инде менә Сочида үтәчәк Олимпиада-2014 Утын түземсезлек белән көтәбез. Бу безгә зур хөрмәт күрсәтү билгесе булып тора. Камбоджада үткәрелгән ЮНЕСКО утырышында борынгы Болгар ядкарьләренең әһәмиятен танулары да тарихта калды.
Илдә фаҗигале вакыйгалар да булды. Көчле су басудан бәла күргән Ерак Көнчыгыш халкының кайгысын уртаклаштык, Казан аэропортындагы фаҗига район халкын да тетрәндерде.
Ләкин тормыш дәвам итә. Бүген без башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар төзибез, чөнки Яңа ел бәйрәме – киләчәккә өмет уята торган бәйрәм. Үтеп баручы елда шактый гына республика һәм федераль программалар һәм проектлар тормышка ашырылды, дистәләрчә километр юллар төзелде һәм тәртипкә китерелде, авылларда яңа клублар, мәдәният йортлары, фельдшер-акушер пунктлары ачылды, медицина амбулаторияләренә реконструкция ясалды, мәктәпләр, балалар бакчалары заманча таләпләргә туры килерлек итеп үзгәртелде, шәһәрдә зур, өсте ябулы йөзү бассейны төзелә башлады, башка объектларны аякка бастыру да тулы көч белән дәвам итә.
Мәдәният өлкәсендә уңышларыбыз җитәрлек, Спас спортчылары безне даими рәвештә җиңүләре белән шатландыралар, укучыларыбыз республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында һәм конкурсларда җиңү яулыйлар, диелә район башлыгы котлавында. Боларның барысы да күңелләрдә шатлык уята.
Туризм тармагы да югары темплар белән үсә. Безнең тарихи урыннарга елдан-ел туристлар күбрәк килә башлады. Мәсәлән, быел Болгар музей-тыюлыгында 190 меңнән артык кеше кунак булган, бу былтыргыдан 60 мең кешегә артыграк. Тагын да күбрәк туристларны җәлеп итү өчен тиешле шартлар тудырыла. Быел Болгар цивилизациясе музее белән берләштерелгән яңа Елга вокзалы төзелеп бетте, археологлар өчен тикшеренү базасы файдалануга тапшырылды, булган һәйкәлләргә һәм объектларга реставрация ясала.
Әйе, безнең горурланырга хакыбыз бар һәм боларның барысына да без уртак тырышлык белән ирештек. Билгеле, проблемалар беркая да китми, ләкин бергәләшеп тотынсак, аларны да башкарып чыгарбыз. Иңгә-иң куеп эшләгәндә бөтен кыенлыкларны җиңәргә, тагын да югары нәтиҗәләргә ирешергә була.
Район башлыгы бөтен кешеләргә нык сәламәтлек, хыялларының чынга ашуын, тынычлык, иминлек һәм бәхет тели. Яңа ел һәр гаиләгә, һәр кешегә шатлык кына алып килсен, тормышта бәхетле көннәр күбрәк булсын!
* * *
Хөрмәтле спаслылар! Сезне якынлашып килүче 2014 ел белән чын күңелдән котлыйм. Күркәм гадәт буенча, кешеләр бу бәйрәмне каршылаганда үзләренең иң изге теләкләрен җиткерәләр: Яңа елда бөтен планнарыгыз тормышка ашсын, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет-шатлык, тормыш муллыгы телим.
ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте генераль директоры Вәлиев Фоат Вәли улы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?»
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?"
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз