Пенсия фонды яңа урында

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Пенсия Фонды идарәсе башка урынга күчте.

Хәзер ул кайчандыр 2нче шәһәр мәктәбе урнашкан Совет урамындагы бинада урнашачак. Бинага капиталь ремонт ясалган, ә күченүгә бәйле кыенлыкларга карамастан, Пенсия фонды белгечләре инде клиентларны кабул итәргә әзер.

Идарәнең адресы гына түгел, телефон номерлары да үзгәрүен исәпкә алып, аларны кабул итү бүлмәсенең 3-13-23 телефоны, шулай ук үзгәрешсез калган 074 белешмәләр номеры буенча ачыкларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International