Очрашу нәтиҗәле үтте

2013 елның 20 декабре, җомга
Инвалидлар җәмгыяте әгъзаларының район җитәкчеләре белән очрашуында төрле мәсьәләләр тикшерелде. Очрашуга шулай ук шәһәрнең кайбер предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә чакырылган иде.

Җәмгыятьнең рәисе Татьяна Егорова 25 ел элек барлыкка килгән оешманың башкарган эшләренә отчет бирде. Аның эшчәнлегенә барлык социаль программа һәм чараларда катнашу, ветераннарны хөрмәтләү, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү, мәдәният чараларын оештыру һәм башкалар керә. Рухи ярдәм, аралашу, үзен җәмгыятькә кирәкле итеп тою дә күпләр өчен бик зур әһәмияткә ия. Бу максаттан соңгы елларда күп нәрсәләр эшләнсә дә, кимчелекләр дә җитәрлек.

Инвалидларны пенсия белән тәэмин итү буенча законнардагы үзгәрешләр белән Пенсия фонды җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева таныштырып үтте, район җитәкчеләре исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина чыгыш ясады.

Очрашуда катнашучыларның әңгәмәсе “Болгар” кафесында дәвам итте, анда кунаклар өчен бәйрәм табыны оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International