Безгә Олимпия Уты киләчәк!

2013 елның 20 декабре, җомга
Район тормышында бу бик әһәмиятле вакыйга Яңа ел бәйрәме алдыннан – 30 декабрьдә булачак.

“Сочи-2014” кышкы Олимпиада Уты Болгар музей-тыюлыгының Истәлек билгесе янында каршы алыначак, аннары этаплап аның территориясе һәм шәһәр урамнары буенча үзәк мәйданга киләчәк. Биредә шәһәребезгә Олимпия Уеннарының төп символы килүгә багышланган зур бәйрәм була. Ә бай тарихлы безнең якларга юлны агымдагы елның июль аенда XXYII җәйге студентлар Универсиадасы Уты ачып җибәрде, аны Спас халкы зур дулкынлану белән каршы алды.

Үтеп бара торган ел район тарихында зур эз калдырачак, чөнки Олимпия Утын каршылау – бик зур хөрмәт күрсәтү ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International