Юридик ярдәм күрсәтелә

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында, 20 декабрьдә гражданнарны кабул итү булачак.

Ул “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең “Октябрь” кинотеатрында урнашкан җәмәгать кабул итү бүлмәсендә үтәчәк. Кешеләрне кызыксындырган сорауларга 8дән 16 сәгатькә кадәр район прокуратурасы, адвокат һәм юрист җавап бирәчәк (язылу өчен телефоннар – 8-9274135686, 3-09-53).
Чара “Россия юристлар ассоциациясе” җәмәгать оешмасы инициативасы буенча үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International